№3 ПОЛИКЛИНИКАДА ЯҢА УЧАСТОК ТЕРАПЕВТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ 👀
№3 ПОЛИКЛИНИКАДА ЯҢА УЧАСТОК ТЕРАПЕВТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ 👀 Таныш булыгыз – Гуляева Светлана Александровна.✔️ Светлана Александровна — кызыклы язмышлы һәм зур һөнәри тәҗрибәле кеше. Ул кояшлы Кырымда туган, озак вакыт Коми Республикасында яшәгән һәм эшләгән. Республикабызга Светлана Александровнаны күптәнге дуслары — Шәрәфетдиновлар гаиләсе чакырган. «Безгә килегез, монда яхшы!» — дигәннәр алар. 📝 Белеме һәм тәҗрибәсе: Киров медицина академиясен тәмамлаган (Кировта 6 ел укыган). Сыктывкарда интернатура үткән. Гомуми эш стажы — шәһәр поликлиникасында 20 ел диярлек. Участок терапевты гына түгел, ә эндокринолог буларак та эш тәҗрибәсе бар. Светлана Александровна — олы йөрәкле һәм зур белем багажы булган табиб. ЗЦРБ