❤️ ЕГЕТЛӘРЕБЕЗГӘ — ТУГАН ЙОРТ ҖЫЛЫСЫ!
❤️ ЕГЕТЛӘРЕБЕЗГӘ — ТУГАН ЙОРТ ҖЫЛЫСЫ! 🍲Каратмән мәчетендә уңган апаларыбыз махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен күңел җылысын, изге теләкләрен кушып, өй токмачы әзерләделәр. Өй токмачы — гади ризык кына түгел, ул туган йортны, әниләребезнең тәмле ашларын, якыннарыбызның кайгыртуын хәтерләтә. Егетләребезгә туган як җылысын бераз булса да җиткерсен иде. Кадерле апаларыбызга шушы изге гамәлләре өчен зур рәхмәт! 🙏 Ә егетләребезгә исәнлек-саулык, сабырлык телибез. Һәркайсы туган йортына, гаиләсе, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтсын! ❤️