❤️ АВЫЛНЫ КЕШЕДӘН ТАРТЫП АЛЫП БУЛМЫЙ...
❤️ АВЫЛНЫ КЕШЕДӘН ТАРТЫП АЛЫП БУЛМЫЙ... Яшь чак — юләр чак, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән... Яшь чакта авылның кадерен белмичә, шәһәрләргә ашкындык. Зур тормыш эзләп, туган нигезләрдән еракларга киттек. Янәсе, алда бөтен гомер, кайтырга өлгерербез әле... Ә еллар узды. Хәзер авылга кайтыр көннәрне, сәгатьләрне санап яшибез. Кайчандыр ачуыбызны китергән бакалар тавышы да күңелгә якын. Кышкы салкында морҗадан күтәрелгән төтен дә балачакка алып кайта. Таныш сукмаклар, иске капкалар, авыл урамнары — барысы да кадерле. Чөнки хәзер аңлыйбыз: без авылны гына сагынмыйбыз икән. Без анда калган үзебезне сагынабыз... Кешене авылдан тартып чыгарып була. Ә менә авылны кешедән тартып чыгарып кара! Юк! Булмый! Чөнки авыл — безнең канда, йөрәктә, хәтердә. Ул — безнең тамырлар, балачак, әти-әниләребез, иң газиз җиребез. Без кайчандыр авылдан киткән идек. Ә авыл бездән беркайчан да китмәгән... ❤️ Кеше кайда гына яшәсә дә, аның йөрәгендә бер авыл була. Ә ул авылга юлны беркайчан да онытып булмый... 📹 Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина Видеода яңгыраган көй вк музыкадан алынды "Зәңгәр күлмәк" Ринат Вәлиев #очлыкүзлекамерам #Татмедиа