Бишнә авылында Халыкара икмәк көненә багышланган чара узды 🍞
Бишнә авылында Халыкара икмәк көненә багышланган чара узды 🍞 Икмәк — һәр йортның табын түрендә урын алган иң кадерле ризыкларның берсе. Ул муллык, бәрәкәт, гаилә бөтенлеге һәм хезмәт символы булып тора. Борынгыдан ук халкыбыз икмәкне олылаган, аның валчыгын да әрәм итмәгән, табынга зур хөрмәт белән куйган. Чара барышында балаларга икмәкнең кадерен белү, аны үстерү һәм әзерләү өчен күпме хезмәт куелуы турында сөйләделәр. Шулай ук гаилә традицияләре, өлкәннәргә хөрмәт һәм икмәккә сакчыл караш тәрбияләү турында фикер алыштылар. Бишнә авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова билгеләп үткәнчә, икмәккә хөрмәт — халкыбызның гасырлардан килгән күркәм гореф-гадәтләренең берсе. 💬 «Безнең бер көнебез дә ипидән башка үтми. Элек гаиләдә икмәк аеруча кадерле булган. Әле дә дәү әтиемнең икмәк кискәне хәтердә: ул аны күкрәгенә куеп кисә иде. Табында ипине гаиләнең иң өлкән кешесе бүлгән. Бу — икмәккә булган тирән хөрмәтнең, гаиләдәге өлкәннәрне олылауның матур үрнәге. Балалар да кечкенәдән үк икмәкнең кадерен белеп, аны әрәм итмичә үссеннәр иде», — дип уртаклашты Рахилә Сабирова. Мондый чаралар яшь буында хезмәткә хөрмәт, милли гореф-гадәтләргә тугрылык һәм икмәккә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Чөнки икмәкнең кадерен белү — тормышның, хезмәтнең һәм бәрәкәтнең кадерен белү ул.