КИЧКЕ АШКА ТИЗ ӘЗЕРЛӘНӘ ТОРГАН БИК ТӘМЛЕ БАЛЫК КӘТЛИТЕ 😋😋
КИЧКЕ АШКА ТИЗ ӘЗЕРЛӘНӘ ТОРГАН БИК ТӘМЛЕ БАЛЫК КӘТЛИТЕ 😋😋 📝Кирәк була: Сардина консервасы – 1 банка Йомырка – 3 данә Суган – 3 баш Манный ярмасы – 7 аш кашыгы Сүндерелгән чәй содасы – 0,5 чәй кашыгы Сардинаны чәнечке ярдәмендә изәргә, йомырка, туралган суганны, манныйны (солы «хлопья»ларына алмаштырырга була) һәм соданы шуңа кушып, болгатырга. Катнашмадан кәтлитләр әвәләп, тышы кызарганчы кыздырырга. Тозламагыз, чөнки консерва болай да тозлы, теләгегездә булса, башка тәмләткечләр кушыгыз.