Алда — ял көннәре! Якыннарыбызны тәмле ризыклар белән сөендереп, бергәләп чәй эчүгә ни ...
Алда — ял көннәре! Якыннарыбызны тәмле ризыклар белән сөендереп, бергәләп чәй эчүгә ни җитә?! ☕️ «Яшел Үзән» сезгә һәрчак тәмле идеяләр тәкъдим итәргә әзер. Бу юлы исә авызда эреп китә торган йомшак, хуш исле кекслар пешерергә киңәш итәбез. Гади ингредиентлар, җиңел әзерләү һәм искиткеч нәтиҗә — гаилә белән җылы мизгелләр өчен кирәкле рецепт! 🧁 👇Кирәк булачак: 2 йомырка; 120 г шикәр комы; 100 г атланмай; 150 мл сөт; 250 г он; 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч; 1 пакетик ванилин яки бераз ванильле шикәр. Әзерләү: Йомыркаларны шикәр белән яхшылап туглагыз. Эретелгән, әмма кайнар булмаган атланмай һәм сөт өстәгез. Онны камыр көпшәкләндергеч белән кушып, сыек катнашмага салыгыз. Камырны яхшылап болгатыгыз. Ул куе каймак кебек булырга тиеш. Камырны кекс формаларына салыгыз. Формаларны тулысынча тутырмагыз, чөнки камыр күтәрелә. 180 °C ка кадәр җылытылган мичтә 20–25 минут пешерегез. Камырга бераз йөзем, вакланган чикләвек яки лимон кабыгы кушарга мөмкин. Чәйләрегез тәмле, табыннарыгыз һәрчак мул булсын! ☕️🧁❤️
Канал в каталоге Максиметера
1 286 подписчиков · Новости