Перейти к содержимому
Максиметер

ТӘРТИП, ЧИСТАЛЫК ҮЗЕБЕЗДӘН БАШЛАНА, ҖӘМӘГАТЬ☝️

ТӘРТИП, ЧИСТАЛЫК ҮЗЕБЕЗДӘН БАШЛАНА, ҖӘМӘГАТЬ☝️ Шәһәрнең үзәк базарындагы кибеткә ипи алырга йөрим. Бүген батон алыйм әле, дип уйланып керә идем, ни күрим, бер олы яшьтәге абзый батонны кулы белән тотты-тотты да, кире куйды. Ничек шулай кыланырга була инде, җә?! 🤐😡 Сүзсез калдым, ник алай эшлисез, дип тә әйтә алмадым. Әле дәшкән булсам, ишетмәгәнемне ишеткән булыр идем. Янәшәдә үк рулоны белән пакет тора, ник шуннан кулланмаска? Кайберәүләр үзләре турында гына уйлый, ә икенчеләр ул пычрак кулы белән капшаган ипине сатып ала. Тәртип, чисталык үзебездән башлана, җәмәгать. Алай ук юньсезләнмик инде, икмәкне кадерсезләмик. #әйтәмәле

527 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 286 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.