Перейти к содержимому
Максиметер

🍂 САМОВАР ЯНЫНДА — КҮҢЕЛЛӘР БЕРЛӘШӘ! ☕️❤️

🍂 САМОВАР ЯНЫНДА — КҮҢЕЛЛӘР БЕРЛӘШӘ! ☕️❤️ Норлат авылы мәдәният йортында көзге кичкә җан җылысы өстәгән матур очрашу узды. Зал түрендә ялтырап торган борынгы самовар, өстәлдә — хуш исле мәтрүшкәле чәй. 🌿 Самовар янына өлкәннәр дә, яшьләр дә җыелды. Бергәләп чәй эчтеләр, күңелле әңгәмәләр кордылар, яшьлекләрен искә алдылар, моңлы җырлар суздылар. 🎶 Кайчак бәхет өчен күп нәрсә кирәкми: бер чынаяк кайнар чәй, якын кешеләр, җылы сүз һәм күңелгә якын җырлар җитә. Әнә шундый гади, әмма кадерле мизгелләр кешеләрне берләштерә, күңелләргә җылылык өсти. ❤️ Норлат мәдәният йортында узган бу очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып калсын! Чыганак: Норлат авылы мәдәният йорты

568 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 282 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.