Перейти к содержимому
Максиметер

🎶 ГАРМУН МОҢЫ — КҮҢЕЛЛӘРНЕ БӘЙЛӘҮЧЕ СИХРИ КӨЧ!

🎶 ГАРМУН МОҢЫ — КҮҢЕЛЛӘРНЕ БӘЙЛӘҮЧЕ СИХРИ КӨЧ! Татар халкы тарихында гармунның үз урыны бар. Ир-егетләр яу кырында да аны үзләре белән йөрткән, моңына кушылып сагышларын баскан. Гармун — мәхәббәт шаһиты да, яшь йөрәкләргә хисләрен җиткерүче дә. Авыл кичләрен, болыннарны, су буйларын гармун моңы бизәгән. Килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы булган. Чөнки гармунчылар — кеше күңеленә моң, йөрәкләргә җылылык бүләк итүчеләр. Карашәм авылыбызда да гармунны оста уйнаучы ир-егетләр күп. Шуларның берсе — Хәмит абый Кадыйров. Авыл бәйрәмнәре, клубыбызда узган чаралар аның моңлы гармуныннан башка күз алдына да китерелми. Район күләмендәге күп кенә чараларда да актив катнаша ул. Гармунны гына түгел, җырны да күңелгә үтеп керерлек итеп башкара. Хәмит абый, авылдашларыбызга бүләк иткән моңың, хезмәтең һәм активлыгың өчен зур рәхмәт! Синең белән горурланабыз! Гармуның беркайчан да тынмасын, күңелләрне сөендереп, авыл кичләрен ямьләп торсын! ❤️ ☝️ Карашәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина. #уйнагармун #гармунмоңы

547 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 286 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.