🎭 БИШНӘ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ЧАРА УЗДЫ
🎭 БИШНӘ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ЧАРА УЗДЫ ☝️ Чараның төп максаты — яшь буынга бердәмлек, дуслык һәм туган илгә мәхәббәт кыйммәтләрен җиткерү, балаларның үз илебездә яшәүче төрле милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тарихы турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Викторина барышында балалар сорауларга актив җавап бирде, үз фикерләрен кыю җиткерде һәм бергәләп дөрес җаваплар табу өчен тырышты. Мондый чаралар балаларда үзара хөрмәт, игътибарлылык һәм дуслык хисләрен ныгытырга ярдәм итә. Халыклар бердәмлеге көне — уртак тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм кыйммәтләребезне искә төшерү, бер-беребезгә карата ихтирамны тагын да ныгыту өчен мөһим бәйрәм. Без — көчле, бердәм халык. Илебез халыклары үзара дус-тату яшәсеннәр, илебез күге аяз, көннәребез тыныч булсын иде дигән теләктә калабыз! Бердәмлектә — безнең көчебез, ә дуслыкта — киләчәгебез.
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости