Җәймә пешерү — 14 июня 2026 г. в 17:42:28.069
Җәймә пешерү Морозильникта 1 ай торган 10 йомырканы кичтән алып куярга кирәк. Иртән аны кабыгыннан чистартып, миксер белән 10 минут болгатабыз. Шуңа 2 олы калак май, 2 олы калак майонез, калак очында разрыхитель, әз генә тоз салабыз. Онны камыр күпме ала шулай салабыз. Ситно, Чебоксарская оннары яхшы. Башкасыннан килеп чыкмаска мөмкин. Камыр видеода күрсәтелнәнчә булсын.Камырны күпертәбез, ял иттерсәк тагын да яхшы була. Бер калак сыек камырны җәймә итеп тәгәрәтәбез. Майланган табага җәеп салабыз да өстен дә майлыйбыз. 180 градуслы духовкада 10 минут пешерәбез. Әлфирә Кәлимуллина рецепты😍

