🙏Башкортстанда укучы кыз суга бата язган өлкән яшьтәге ике хатын-кызны коткарган.
🙏Башкортстанда укучы кыз суга бата язган өлкән яшьтәге ике хатын-кызны коткарган. 💢Хәйбулла районының Акъяр авылыннан 6нчы сыйныф укучысы Жасмин Уракова Сакмар елгасында ике пенсионер хатынның гомерен саклап калган. Алар көчле агым аркасында судан чыга алмаганнар. 💢 Укучы кыз куркып калмаган — үзенең кабартылган түгәрәген хатыннарның берсенә биргән һәм икенчесенә ярга чыгарга ярдәм иткән. 💢Район хакимиятендә белдерүләренчә, Жасмин «Таналык» бассейнында йөзү белән шөгыльләнә. Нәкъ менә шушы күнекмәләр аңа кешеләрне коткарырга ярдәм иткән. 💢Бүген район хакимиятендә кызга Рәхмәт хаты тапшырганнар.