✅Тары ярмасын көзен сатып алыгыз
✅Тары ярмасын көзен сатып алыгыз ✅Сөттә пешкән тары боткасы күпләргә балачактан таныш тәмле ризык. Әмма ботка тәмле һәм файдалы булсын өчен берничә хатадан сакланырга кирәк. ✅Төп хаталарның берсе — сап-сары төстәге тары ярмасы куллану. Күпләр мондый ярма ботка өчен яхшырак дип санап ялгыша. Хуш исле һәм тәмле ботка пешерү өчен аксыл тары ярмасын сайлау яхшырак. ✅Икенче хата — ярманы яз көне сатып алу. Бу чорда аның саклану вакыты чыккан булырга мөмкин, бу ботка тәменә е йогынты ясаячак. Тарыны көзен һәм кышын сатып алу яхшырак. ✅Тары боткасы пешерергә тотынганчы, суны 7-10 тапкыр алыштырып, ярманы яхшылап юарга кирәк. Бу пычрактан һәм әче тәмнән котылырга ярдәм итәчәк. ✅Тары боткасын иң элек суда пешерергә, ә сөтне әзер булгач кына өстәргә кирәк. ✅Таралып торучы ботка пешергә теләсәгез, аны ачык капкач белән, көчлерәк утта пешерегез. Изелеп пешсен, дисәгез, капкач астында акрын утта пешерегез.