😷Узган атнада башкалада ОРВИ белән 8 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, 45 проенты —...
😷Узган атнада башкалада ОРВИ белән 8 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, 45 проенты — балалар. Циркуляцияләүче вируслар арасында гриппоз булмаган этиологияле вируслар теркәлә. 😷Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, агымдагы эпидсезонда A(H1N1) Missouri штаммы, A(H3N2) (Darwin штаммы) һәм В (Tokyo) гриппы вирусларының циркуляциясе көтелә. Бу штаммнарның барысы да быелгы вакциналарның яңартылган составына кертелгән.