🍁КӨЗ КИТӘ
🍁КӨЗ КИТӘ Яфрагы коелган Һәр агач Боеккан калганга Ялангач. Әнә бит чәчәкләр Сулганнар. Төндәге кырауда Туңганнар. Кояш та елмаймый Әллә ни. Еш кына вак яңгыр Сибәли. Табигать тын калган: Ял итә. Салкын җил искәртә: -Көз китә! -Кыш җитә! Рәсимә Ильясова
92 просмотров