❤Бүген - комсомолның туган көне.
❤Бүген - комсомолның туган көне. 🤗Нәнәй, нәрсә ул комсомол? (Оныгыма җавап) Комсомол – гел алга ашкыну, Комсомол – ул хисләр ташкыны. Комсомол – ялкынлы йөрәкләр, Комсомол – ул талмас беләкләр. Комсомол – илеңне ярату, Илем, дип, җирем, дип, җан ату, Комсомол – көрәштә батырлык, Бердәмлек, чын дуслык, татулык. Комсомол чирәмнәр күтәрде, Тайгада тимер юл үткәрде, Яшәртте, киптереп, сазлыкны, Яулады мәңгелек бозлыкны. Комсомол – ярышта җиңүче, Ул булды һәр җирдә беренче. Комсомол – хуҗасы җиренең, Ышаныч, терәге илемнең. Комсомол – нәрсә ул? Белдеңме, оныгым,нилеген? Ярсулы яшьлегем ул минем! Рәсимә Ильясова.