Сәкинә Хәйруллина — 26 мая 2026 г. в 08:09:53.486
Сәкинә Хәйруллина * * * Яңгыр ява. Яңгыр исе нинди, Ромашкалы болын исеме? Болыннарны иңләп хәтер кайта Чәчкә хушбуена исереп. Башлар әйләнерлек яңгыр исе, Яшел үлән исе, бал исе. Тамчы уйнаклаган күзләреңә Карыйсы да килә карыйсы! Әллә бәллүр, әллә энҗе иде Чәчләреңнән тамган бөртекләр. Сөю сөңгеләре булган икән, Әй талпынды синең керфекләр! Иреннәрдә калды яңгыр тәме, Шул көннәрне өзелеп сагынам. ...Ромашкалы болын исе бөркеп, Яңгыр килә яшьлек ягыннан. #Хәерлеиртә

