Октябрьдә куралыкта нәрсәләр эшлисе
Октябрьдә куралыкта нәрсәләр эшлисе Киләсе елда кура җиләге мул уңыш бирсен өчен, көздән үк кайбер эшләрне башкарырга кирәк. Әллә ни озын исемлек түгел ул. Ләкин көннәр ахыргача суытканчы боларны эшләп өлгерсәң, киләсе язда күпкә уңайлырак булачак. • Уңыш биреп бетергән, зәгыйфь, авыру һәм галлица белән зарарланган сабакларны кисеп ташларга. Һәр төптә биш сабак калдырырга. • Куак төпләрен чистартырга, чүп-чарны җыеп яндырырга. • Туфракны яхшылап чылатырлык итеп су сибәргә. • Туфракны йомшартырга. • Ашларга. • Температура минуска киткәнче, көндез әле җылы торганда кураларга бөҗәкләрдән препарат сибәргә. • Кура җиләге сабакларын һәм туфрагын 3 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртергә. #Бакча