4 июнь 18.00 татар телендә узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – алтынчы с... — 30 мая 2026 г. в 19:04:15.458
4 июнь 18.00 татар телендә узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – алтынчы сезоны старт ала. Быел «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын үткәрү урыны үзгәрә. Биергә яратучылар, татар биюен үзләштерергә һәм рәхәтләнеп күңел ачарга теләүчеләр җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Г. Камал театры (Һ.Такташ урамы, 74 нче йорт) артындагы мәйданда очраша алачак. Сезон ачылышында «Бию көрәше» бәйгесенә дә старт биреләчәк. Быел бәйгедә үзара профессиональ биючеләр көч сынашачак.

