Горурланабыз! Хезмәттәшебез Фирдәвеснең кызы «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең ... — 31 мая 2026 г. в 19:36:10.219
Горурланабыз! Хезмәттәшебез Фирдәвеснең кызы «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең шеф-редакторы Эльмира Исмәгыйлева җиңүче дип танылды Эльмира Магадан шәһәрендә журналистлар арасында узган «Рус Төньягы-2026» өченче Бөтенроссия медиафорумының «Махсус репортаж» номинациясендә «Идел ярларыннан Төньяк Боз океанына таба» репортажы белән катнашып җиңде. Бәйгегә Россиянең 40 регионыннан 120 эш кабул ителгән иде. Сәхнәдә җиңүчеләрне Олимпия чемпионкасы, Магаданның мактаулы гражданы, Бөтенроссия «Рус Төньягы» медиафорумының жюри әгъзасы Елена Вяльбе Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып котлады. Котлыйбыз!💐

