Душ кабинкасын сабын табыннан чистартабыз — 31 мая 2026 г. в 20:19:17.131
Душ кабинкасын сабын табыннан чистартабыз Душ кабинкасы булганнар аны чистартуның кыенлыгын белә. Бу очракта да аш содасы ярдәмгә килә. Тигез күләмдә эре угычтан уылган кер сабыны белән аш содасын кушып, өстенә кайнап торган су агызыгыз. Паста килеп чыгарга тиеш. Суынгач, бу паста белән кабинканы чистартабыз. Әлеге паста белән башка сантехниканы да чистартырга була. #Саклапкуй

