Нияз Акмал — 3 июля 2026 г. в 04:54:03.434
Нияз Акмал Хатын-кыз Күпме җылы тоеп яшим җирдә бу кояшлы, якты көндә мин. Кичер, Кояш! Аның җан җылысын мин сиңа да хәтта тиңләмим. Җыеп бирсен миңа дөнья үзенең аннан башка булган мең ямен, – мин дөньяның шушы мең яменә бер керфеген аның тиңләмим. Алларында гөлләр чәчәк атсын, йолдыз коелып барсын эзенә, – хатын-кызны бөек диеп әйтсәм, тиңлим аны бары үзенә! #Хәерлеиртә

