Перейти к содержимому
Максиметер

Нурия Измайлова

Нурия Измайлова Яшьлектән бер сүрәт Безнең җитәкләшкән нечкә сыннар! Аерылудан азат бергәлек! Үзгәрүдән азат мизгел бит ул – Без бит аны, хәтер, бирмәдек Үзгәрүчән акыл хөкеменә, Үзгәртүчән язмыш иркенә! Хәзер бөек сәнгать әсәре күк Гомеремдә ул минем иң түрдә. Хыянәтсезлеккә символ-сурәт, Вакыт кодрәтенә – каһкаһә! Безгә хуҗа вакыт, ә аңа – юк, Ул үзенә үзе хан, патша! Коллыгыңа төшер гүзәл патша! – Татлы миңа синең кодрәтең... Күпме яшәлгән бит аңлар өчен Кыйммәтен бу мизгел-сурәтнең! #Хәерлеиртә

156 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

370 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.