Зәмирә Рәҗәповадан КЫЗЫЛ КАРЛЫГАННАН ЖЕЛЕ рецепты — 17 июля 2026 г. в 13:08:44.422
Зәмирә Рәҗәповадан КЫЗЫЛ КАРЛЫГАННАН ЖЕЛЕ рецепты Кызыл карлыганны чистартып юабыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 15 минут пешерәбез. Җиләктән согы бүленеп чыккач, уттан алып суытырга калдырабыз. Суынгач, согын сыгып алабыз һәм марля аша тагын бер кат сөзәбез. Барлыкка килгән сокны үлчибез: 1 литр сокка 1 кг шикәр комы исәбеннән шикәр кирәк булачак. Сокны кабат утка куеп кайнатабыз. Кайнап чыккач, шикәрнең яртысын салып, өзлексез болгата-болгата 15 минут кайнатабыз. Аннары уттан алып, шикәрнең калган яртысын әкренләп кенә кушабыз. Шикәр тулысынча эреп беткәнче болгатабыз. Якынча 5 минуттан желе куера башлый, ә тулысынча суынгач, ул тагын да куера һәм кирәкле консистенциягә килә. Тәмле булсын! 🌿

