Лилия Фәттахова — 17 июля 2026 г. в 06:47:22.477
Лилия Фәттахова * * * Каршыбызда – иксез-чиксез дөнья, Күпме ачыш алда. Яңалык! Һаман да шул дөнья кебек иде – Күпме төсләр белән яңарды! Ничә башмак тузар икән юлда, Ничә биштәр кочар иңнәрне? Синең белән бергә чакта хәтта Юлдаш итеп алдым җилләрне. Чәчләремне тузгытсыннар әйдә, Сыйпасыннар назлап битемнән. Ачы җилдән син саклыйсың, беләм – Йөрәгеңне калкан иттең дә. Синең белән дөньям – түм-түгәрәк, Минем белән сиңа дөнья – киң! Син дә уйлап алдың микән, иркәм: Бер-беребезгә без бит шундый тиң! #Хәерлеиртә

