Меңъяфрактан мазь — 23 июля 2026 г. в 11:51:17.299
Меңъяфрактан мазь Тәнгә сөртер өчен яңа гына өзгән меңъяфрак үләненнән шифалы мазь ясыйлар. Бер уч чәчәкләрне килегә салып яхшылап төяләр. Бу озак процесс. Боткасыман масса хасил булырга тиеш. Шушы массага бермә-бер күләмдә вазелин яки эретелгән каз мае, яисә сары май кушып болгаталар. Бу мазь тәндәге чуаннарны, үлекле яраларны, үлекләп шешкән урыннарны дәвалаганда кулланыла.
173 просмотров

