Саҗидә Сөләйманова — 23 июля 2026 г. в 05:23:59.739
Саҗидә Сөләйманова Күзләреңдә Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем, Яшертенме, йә син түземме? – Тутырып карау белән, күзләреңнең Иң түрендә күрдем... үземне. Күзләреңдә синең диңгез төсе, Диңгез холкы – ярсый, карая. Ә кайчакта, ярларыннан ташып, дулкын бәреп керә арага. Башым куеп дулкын уңаена, агыйммы соң, каршы йөзимме? Ә каршыңа бассам, күзләреңнең Иң түрендә күрәм үземне. #Хәерлеиртә

