Марат Кәбиров — 29 июля 2026 г. в 05:49:49.526
Марат Кәбиров Алдану Ә мин сине үзем хасил иттем… Ал хыяллар белән бизәдем… Зур мәхәббәт белән алыштырдым Миңа битарафлык дигәнен. Ачыграк гәүдәләнсен өчен Миңа булган тирән хисләрең, Күзләреңә — өмет чаткылары, Ә йөзеңә сагыш өстәдем. Елмаюлы синең иреннәргә Ымсындыргыч сихри наз бирдем. Күңелеңә — минем янда гына Балкып китә торган яз бирдем. Миннән башка үткән көннәреңә Ятлар күләгәсе төшердем. Татлы төннәреңә икебезне кавыштыра торган төш бирдем. Мин бит сине үзем хасил иттем Мәхәббәттән, якты ялганнан… …Хакыйкатькә ышанасым килми, Алданасым килә… Алданам… #Хәерлеиртә

