👏КОТЛЫЙБЫЗ! — 29 июля 2026 г. в 12:42:22.456
👏КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Боерыгы нигезендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Дания Нуруллина театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Камал театры артистлары Ләйсән Рәхимова һәм Алсу Вәҗиева Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәт хатына лаек булдылар. Дәүләт бүләкләре – артистларның иҗади хезмәтенә бирелгән югары бәя. Чын күңелдән котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек һәм тамашачы мәхәббәте телибез! ❤️

