Перейти к содержимому
Максиметер

Беренче сыйныфка баручы балага әйтергә кирәкле 5 сүз ❤️

Беренче сыйныфка баручы балага әйтергә кирәкле 5 сүз ❤️ «Курыкма» дип кенә әйтү урынына, менә шушы сүзләрне әйтеп карагыз👇🏼 1. «Барысын да шунда ук белергә тиеш түгелсең». Син мәктәпкә өйрәнергә барасың. 2. «Ялгышырга ярый!» Ялгышу — синең акылсызлык билгесе түгел. Ялгышып өйрәнергә дә була. 3.«Кыен булса, ярдәм сорарга оялма». Укытучыдан да, сыйныфташларыңнан да, миннән дә ярдәм сорый аласың. Ярдәм сорау — оят түгел. 4. «Алган билгеләрдән тырышлык мөһимрәк». Иң мөһиме — тырышу, яхшы кеше булып калу һәм яңаны сынап караудан курыкмау. 5. «Мәктәптә ни генә булса да, син миңа барысын да сөйли аласың». "Ике"ле куйсалар да, берәрсе белән сүзгә килсәң дә, ялгышсаң да — мин барыбер синең яныңда булачакмын. Иң мөһиме - бала: «Өйдә мине билгеләрем өчен түгел, ә үзем булганым өчен яраталар. Өйдә мин һәрвакыт үзем булып кала алам», дигән уйда булсын. Фото: Анна Арахамия

33 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

370 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.