Курник
Курник Кирәк 300 г сөт 1 йомырка 100 г үсемлек мае 1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы 1 чәй кашыгы тоз 8 г коры чүпрә кирәгенчә он 400 г сөяксез тавык ите (бот итеннән сусылрак була) 4 йомырка 200 г каты сыр 200 г атланмай тәменчә тоз Эш барышы сөтне җылытып, шикәр комы белән чүпрәне салып, туглыйбыз. Өстен каплап, 15 минутлап күпертәбез. 1 йомырка, сыек май, тоз, он салып, камыр басабыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Өстен тастымал белән каплап, сәгать ярым күпертәбез. Итне өчпочмакка тураган шикелле шакмаклап турыйбыз. Каты итеп пешергән йомырканы шулай ук ваклыйбыз. Сырны эре угычтан уабыз, тәменчә тоз сибәбез. Камырны 40-45 граммлы кечкенә шарларга бүлеп, чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәябез. Һәр җәемгә ике аш кашыгы эчлек, берәр чәй кашыгы йомшарган атланмай куябыз. Камырның ике читен чираттан күтәреп бөреп, сумсалар ясыйбыз. Сумсаларны төбе майланган табага тезәбез. 1 йомырка агына 1 аш кашыгы сөт кушып туглап, сумсаларның өстенә ягабыз. Курникны 220 градуслы мичтә 35-45 минут пешерәбез.