Сорау: — 8 сентября 2026 г. в 11:37:10.186
Сорау: Күршебез үз ишегалдына камералар куйган. Ул камералардан безнең дә ишегалдын күрергә мөмкин (алар борыла торган). Күршенең шулай камера куюы хокукларыбызны бозу түгелме? Сорауга юрист һәм адвокат Лилия ШӘЙХУЛЛИНА җавап бирә: – Гражданнарның шәхси тормышы «Персональ мәгълүматлар турында»гы 152-ФЗ номерлы федераль закон белән саклана. Шунлыктан, күршегез камераларны бары тик үз территориясе генә күренерлек итеп куярга тиеш иде. Иң элек күршегез белән сөйлә-шеп карагыз. Әгәр ул проблеманы тыныч кына хәл итәргә теләмәсә, аңа язмача дәгъва белдерегез. Анда камераларның объективына шәхси территориягезнең дә эләгүен, ә моның шәхси тормыш турындагы законны бозуын әйтегез. Камераларны яки алуын, яки сезнең ишегалды күренмәслек итеп куюын сорагыз. Дәгъвагызны үтәүдән баш тарткан очракта, Россия Конституциясенең 23 нче маддәсе һәм Россия Федерациясе Җинаять кодексының 137, 138 нче маддәләре нигезендә сакланучы шәхси тормышыгызга тыкшынып, күршегезнең закон бозуы турында судка гариза яза аласыз.

