Разил Вәлиев — 8 сентября 2026 г. в 04:59:19.266
Разил Вәлиев * * * Мәхәббәттән өмет өзгән чакта, Синен белән нигә кавыштым? Сау бул инде! Шушы кавышуым Булса иде соңгы ялгышым. Кавыштырмый икән уртак кайгы, Кирәк икән уртак хыяллар. Cay бул инде! Сөю бакчасында Бар агачлар яфрак койганнар. Кешеләргә бәхет биргән сөю Мина бирде көзләр сагышын. ...Сау бул инде, соңгы мәхәббәтем, Сау бул инде, соңгы ялгышым! #Хәерлеиртә
135 просмотров

