Марсель Галиев — 14 сентября 2026 г. в 05:37:18.455
Марсель Галиев * * * Алларыңа синең башны куеп онытылырга иде тагын бер. Бүтән кабатланмас кебек була, синсез үткән көнем – бер гомер. Синең ярда калыйм әле шулай, тукталсыннар сулар агудан. Тик без генә тыймыйк теләкләрне онытылмас гөнаһ кылудан. Күләгәләр безне сыйпап үтә, килә кайчак курку тойгысы. Һәр күрешү – беренчесе гүя, һәр хушлашу гүя соңгысы. Синдә әле яшел болынлыклар, мин көземдә тукталып калам. Араларда – ике фасыл чиге сары яфрак белән капланган. Китәрсең дә горур яшьлегеңә... хыялымның сүнәр ак төсе. Еллар аша тәрәзәңә карар төнге учакларның яктысы. Ышаналмыйм китәр юлларыңа, сагынырга калса бу чаклар: үзем ачкан дөнья уртасында күз яшеңнән сүнәр учаклар. #Хәерлеиртә

