Кабак запеканкасы — 11 сентября 2026 г. в 17:27:38.693
Кабак запеканкасы Кирәк (18 сантиметрлы зур булмаган таба өчен) 400 г пешереп изелгән кабак 300 г сөт 50 г атланмай 1 йомырка 50 г дөге оны (башка төрле он да ярый) 50 г балландыргыч (без эритрит кулландык) 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч чәй кашыгы ярым кабак бәлеше өчен тәмләткеч* ванилин бер чеметем тоз Эш барышы Кабакны бөтен килеш мичтә пешереп, суынгач чистартабыз һәм блендерда издерәбез. Аннары иләккә салып, артык суын агызабыз. Бөтен ингредиентларны издерелгән кабакка кушып, блендер белән яхшылап туглыйбыз. Таба төбенә пергамент кәгазе җәеп, камырны салабыз. Запеканка 190 градуслы мичтә 1 сәгать чамасы пешә. Суынган запеканканы 5 сәгать суыткычта тотабыз. Табынга аны салкын килеш чыгаралар. Туклыклырак булсын дисәгез, запеканканы уалып торган камыр (песочное тесто) өстенә салып пешерә аласыз. * Кабак бәлеше өчен тәмләткеч: берәр чәй кашыгы төелгән имбир, мөшкәт чикләвеге, дарчин, хуш исле борыч, канәферне бергә катнаштыралар. Әлеге тәмләткечләрне кофетарткыч яки блендер белән вакларга була.

