Перейти к содержимому
Максиметер

13 сентябрьдә Татар китабы йортында беренче тапкыр Татар китабы көне билгеләп үтеләчәк

13 сентябрьдә Татар китабы йортында беренче тапкыр Татар китабы көне билгеләп үтеләчәк Әлеге көн татар китабы тарихына һәм татар әдәби мирасына багышлана. 13 сентябрь – татар китабы тарихындагы мөһим даталарның берсе. 226 ел элек, 1800 елның 13 сентябрендә, Россия империясе Сенаты Казанда казна басмаханәсе («Азия типографиясе» буларак билгеле ул) ачарга, анда Коръән һәм башка китапларны бастырып чыгарырга рөхсәт бирә. Бу карар татар телендә китап бастыру тарихында мөһим адым була. Бу көнне 13:00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Җыен» фондының «Шәхесләребез» китап кунакханәсе ачылачак. «Китап кунакханәсе» һәркем өчен ачык булачак. Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин «Шәхесләребез: Шәриф Камал һәм аның билгесез тормышы» дигән лекция укыячак. Керү бушлай.

166 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

370 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.