Тәлгать абый Абдулвәлиевкә 85 яшь. Ул 30 ел буе Биектау районында яшәгән, берничә ел эл...
Тәлгать абый Абдулвәлиевкә 85 яшь. Ул 30 ел буе Биектау районында яшәгән, берничә ел элек, тормыш иптәше коронавирустан вафат булгач, балалары янына Казанга күченергә мәҗбүр булган. Бүгенге көндә ул оныгы белән биш катлы иске йорта - ике бүлмәле фатирда яши. Өй каршындагы чүп-чарга эче пошып, эшкә тотына: җирне чүптән арындыра, чүплектән төзелеш материаллары алып кайтып, койма тота. «Бу урынны җәннәт бакчасы итәсем килә. Тал агачы утырттым, яз көне чәчәкләр дә үсеп чыгачак», - ди ул. Түбәтәйле абыйның шөгылен Казан халкы кызыксынып күзәтә: кемдер хуплый, кемдер тәнкыйтьли. Ә сез Тәлгать абыйның бу шөгылен хуплыйсызмы? Фәгыйлә Шакирова репортажы. #йорт #бакча