Разил Вәлиев
Разил Вәлиев * * * Моңланма, җаным, моңланма, Авыр миңа болай да. Синең янга килгән саен, Моң өстәлә моңнарга. Зарланма, җаным, зарланма, Гуя минем зарым юк. Зарым да син, парым да син, Минем башка ярым юк. Көнләшмә, җаным, көнләшмә, Инде бик күп көнләдең... Синен белән уртак инде Көннәрем һәм төннәрем. Елама, җаным, елама, Нигә юкка еларга? Яңгыр түгел, бәхет яусын Без барасы юлларга. #Хәерлеиртә