Табигатьтә – алтын көз. Сары яфраклар күңелгә ниндидер бер моңсулык өсти. Тормыш мәшәка...
Табигатьтә – алтын көз. Сары яфраклар күңелгә ниндидер бер моңсулык өсти. Тормыш мәшәкатьләре артыннан йөгерүдән туктап, тын аласы, чәй яки каһвә эчеп, уйланып утырасы килә... Йә берәр аулак почмакта калып, онытылып укырга... Андый теләк бар икән – «Сөембикә»нең яңа санын сайлагыз! Тышлыгыбызны Түбән Кама районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе» директоры Гөзәл Рәмзил кызы Арсланова бизи. Ясалма интеллектлы киләчәк нинди булачак? Шагыйрь Марсель Галиевне ни өчен кайчандыр университеттан куа язганнар? Интернет аша танышуның плюслары бармы? Бу темаларның берсе яныннан да тукталмыйча уза алмассыз. Ана баласын бер тапкыр кочагына косарга, күкрәк сөте имезергә өлгермәсә дә, алар арасындагы гомерлек элемтә хакында - «Ачыктан ачык» рубрикасында. Нәбирә Гыйматдинованың «Кадер иясе...» документаль әсәреннән өзек белән таныша аласыз. Ә поэзия яратучыларны Мөдәррис Әгъләм шигырьләре көтә! «Аш-су» рубрикасында кабактан һәм пешереп-ысланган үрдәк итеннән көзге салат ясарга өйрәнәбез.