Сельдерейны ничек кулланырга
Сельдерейны ничек кулланырга Аны салатларга, ашларга кушарга, томалап пешерергә була. Ә менә сельдерейның согын куллану тагын да файдалырак. Клетчатка булмаганлыктан, андагы файдалы матдәләр тизрәк, тоткарлыксызрак үзләштерелә. Сельдерей согын нинди микъдарда эчәргә? Шифалы үзлекләрен тояр өчен, тәүлегенә 450 мл сок куллану идеаль вариант булып санала. Сок белән дәвалануны аз гына күләмнән башлап, көн дә арттыра барырга кирәк. Аны кайчан куллану отышлырак? Сельдерей согы иртән ач карынга эчелә. Башта бер стакан җылы су эчеп куйсагыз яхшы. Сокны ничек әзерләргә? Соксыккыч куллану иң кулай вариант булып санала. Ул булмаса, сельдерейны иттарткыч аша чыгарып, согын марля аша да сөзә аласыз. Сельдерей согы куллана башлагач, күпләр эчәклектә үзгәрешләр тоя. Бу – организмның токсиннардан чистарыну процессы, борчылырга кирәкми. Сельдерей согы эчәклектәге патоген микроорганизмнарны юк итә, бавырны чистарта. Эчнең йомшаруы әнә шуннан, әмма ул озакка бармый, организм күнеккәч, үзеннән-үзе бетәчәк.