Нур Әхмәдиев
Нур Әхмәдиев * * * Без тормышта барсын бүлик, яме, Кыл урталай бүлик хәсрәтне. Кирәк икән, җаннарымны ягып, Яктыртыймчы синең кара төнне. Син сулыйсы татлы һава булыйм, Син яратыр җырлар булсам икән. Очрашканга кадәр күпме көннәр, Серле төннәр күпме әрәм үткән. Әрнүләрең чиктән ашкан чакта, Газабыңны урталайга бүлик. Бер-беребезгә бәхет кенә телик, Бергәлекнең кадерләрен белик. Бергә сулыйк, бергә елыйк, көлик, Үлгәндә дә бары бергә үлик! Ачулану, үпкәләүләр булыр, Тик сакланмас җанда сиңа үчем. Үзем өчен оялган чакта да, Оялмасам иде синең өчен. Дөньяларга минем килүем дә Синең өчен, бары синең өчен! #Хәерлеиртә