Рәдиф Гаташ
Рәдиф Гаташ * * * Аның турында уйланып мин Йокысыз үткәрдем төнне бүген; Янып чыктым. Әгәр дә шушы минутта Ул авырып ятса, янса утта? Әгәр дә ул каты сызланса? Маңгаен тотарга да кеше булмаса шушы минутта? Төне буе мин янып чыктым. Әгәр дә бүген ул юлда булса. Бәлага очраса? Караңгыда калса һәм уты сүнсә? Әгәр дә ул юлда булса? Төне буе мин янып чыктым. Әгәр булса ул бүген диңгездә? Шторм кубып, чайкалса дулкында? Давыл белән көрәшсә бу төндә Диңгездә! Төне буе мин янып чыктым. Мин авырыйм, мин саташам бугай... Ләкин нигә авырганда Үз хәлемне мин оныттым? Ник уйладым һәм кайгырттым аны шулай?! Мин авырмыйм. Мин... яратам бугай. #Хәерлеиртә