Кайгылы хәбәр. Абдулла Дубин вафат булды.
Кайгылы хәбәр. Абдулла Дубин вафат булды. Абдулла Дубин 1960-1980 елларда Казан телевидениесендә диктор булып эшли. Ул шулай ук туган якны өйрәнүче буларак танылуга ирешә. Борынгы открыткалар җыючылардан беренчеләрдән булып, ул Казан күренешләре белән сигез фотоальбом һәм бик күп буклетлар бастырып чыгара. Яшьтән үк туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә. Казан һәм Әстерханга багышланган тарихи открыткалар туплый. Ул чыгарган буклетлар аның өчен туган ике шәһәргә генә түгел, Кама һәм Идел буендагы башка урыннарга да багышланган. Ул 1941 елның 26 мартында Әстерханда туа. Мәктәптә укыганда, драма түгәрәгенә йөри һәм Әстерхан драма театры артисты була. Казан театр училищесында, аннары ГИТИСта укый. Соңгысын тәмамлагач, 1961 елда Казанга күченә. 1961 елдан 1984 елга кадәр ТАССР дәүләт телерадиокомпаниясендә югары категорияле диктор булып эшли. РСФСР «Белем» җәмгыятендә лектор була. СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.