Перейти к содержимому
Максиметер

Мөдәррис Әгъләмов

Мөдәррис Әгъләмов * * * Җиңел чагымда да кил син миңа, Кил син миңа авыр чагымда да... Бик бай чагымда да кил син миңа, Кил син миңа ярлы чагымда да – Ач булалар тулы табында да. Кил син миңа буп-буш табынга да, Кил син миңа төрле чагымда да. Җиңел чагыңда да кил син миңа, Кил син миңа авыр чагыңда да... Бик бай чагыңда да кил син миңа, Кил син миңа ярлы чагыңда да – Кием сайлап газаплана күрмә, Төрле кием киеп кил син миңа. Бары янып-сөеп кил син миңа – Гомерлеккә диеп кил син миңа. Әгәр китәм дисәң, тотмам сине: Сиңа начар булса, кит син миннән, Артык ярлы торсам, кит син миннән, Йә хыянәт итсәң, кит син миннән, – Тотмам сине китсәң, бары куркам Синең соңгы юлга китүеңнән. #Хәерлеиртә

96 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

370 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.