Перейти к содержимому
Максиметер

Зөлфәт

Зөлфәт * * * Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән… Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың. Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән, Ике гомер яшәгән күк талчыккансың. Тамасы нур тамган инде карашыңа, Тиясе җил тигән инде яңагыңа. Син көтәсең соңгыларын яфракларның, Мин сискәнеп керфек ачтым яңа гына. Яфрак яуган көзге юлга килеп кердем Каерылып, тыныч кына барган төштән. Минем алга ялгыз каен ботагыннан Соңгы яфрак, сары яфрак өзелеп төшкән. #Хәерлеиртә

76 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

371 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.