Мәскәүдә күренекле якташыбыз, дөньякүләм танылган мәшһүр композитор София Әсгать кызы Г...
Мәскәүдә күренекле якташыбыз, дөньякүләм танылган мәшһүр композитор София Әсгать кызы Гобәйдуллинаның тууына 95 ел тулу уңаеннан хәйрия концерты узды. Кичә дәвамында тамашачылар алдында София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге оркестрына кушылып, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Татарстанның халык аритсты Эльмира Кәлимуллина,Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зур театр солисты Альбина Латыйповалар җырлады. Концерт танылган опера җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Альбина Шаһиморатованың чыгышы белән тәмамланды. Кичәне Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов алып барды.