Казан-Мәскәү-Казан.
Казан-Мәскәү-Казан. Хезмәттәшебез Гөлнур Сафиуллина бу көннәрдә башкалада иҗади командировкада булды. Ике көн эчендә шактый җитди өч интервью, бер экскурсия, яңа очрашу-танышулар... Шулар арасында бер концерт та бар! Һич көтмәгәндә, күренекле композитор Софья Гобәйдуллинаның 95 яшьлеге уңаеннан оештырылган хәйрия концертына да эләккән. Гаҗәеп затлы концертка! «Метрода аз йөргәнгәме, Мәскәү бу юлы миңа шундый тыныч тоелды. Аның бертуктаусыз ашыгуын, кабалануын, каударланып чабуын тоймадым. Шуңадыр, күңелдә, аңа кушылып, каядыр соңга калудан курку хисе тумады – алдан планлаштырылган эшләр, үз җайлары белән, бер-бер артлы эшләнде. Интервьюларның берсендә сабырлык турында күп сөйләштек. Әйе, сабыр итсәң, ашыкмасаң, кайчак, ниятеңә чапканга караганда да тизрәк барып җитәсең», – ди Гөлнур. Тау кадәр яңа планнар белән дә кайткан. Йөргән аякка җим иярә!