Зульфат хазрат Габдуллин
Религия
Вагазьләр, нәсыйхатьләр, искә төшерү.
Религия
Вагазьләр, нәсыйхатьләр, искә төшерү.
📚🖋️ "Иртән сине беркем уятмыйча үзең уяну, медицина җайланмаларына мохтаҗ булмыйча аякларыңда йөрү, бернинди ясалма аппарат ярдәменнән башка иркен сулыш алу, көннәреңне авыру белән көрәшмичә үткәрү... Боларның барысы да — зур нигъмәт.🌿 Кайчак без «гадәти тормыш» дип кабул иткән нәрсәләрнең чынлыкта нинди зур бәхет икәнен сизмибез. Шуңа күрә һәр көн Аллаһка шөкер итик. Чөнки син бүген гадәти дип санаган күп кенә нигъмәтләр — кемнеңдер иң зур хыялы. *Әлхәмдүлилләһи галә күлли хәл.* 🤲🏻 Җомга көне мөбәрәк булсын🌷 Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.
⚠️Хөрмәтле дин кардәшләрем, безнең максатыбыз халкыбызга күбрәк дини - әхлакый мәгълүмат тарату. 🚀 Шул сәбәпле бу төркемгә кушылырга күбрәк кешеләрне чакырыйк, 🔈савапларыбызны арттырыйк. 💯 Рәсүлебезﷺ: "Әгәр синең сәбәпле Ислам диненә бер генә кеше килсә дә, ул сиңа кызыл дөядән🐫 дә хәерлерәк"- диде. Бу төркемгә шушы сылтама буенча чакырырга була: https://max.ru/channel_Zulfat_hazrat_Gabdullin
📚🖋️Расүлүллаһ ﷺ әйткән: «Кем дә булса вафат булган кешене юса, аның кырык зур гөнаһысы гафу ителер. Кем дә булса мәетне кәфенләсә, Аллаһ аны Җәннәтнең иң яхшы һәм йомшак ефәк киемнәре белән киендерер. Ә кем дә булса мәет өчен кабер казыса, аны җирләүдә катнашса, Кыямәт көненә кадәр аңа шул кабер кадәр савап бирелер». Җомга көне мөбәрәк булсын🌷 Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.
🤲 #Җомга кичәсе мөбарәк булсын! Йә Раббым,ошбу Җомга кичләрнндә күңелләребезгә тынычлык, җаннарыбызга иминлек һәм йөрәкләребезгә сабырлык бир. Кайгыларыбызны — шатлыкка, авырлыкларыбызны — җиңеллеккә, борчуларыбызны — рәхәткә алыштыр. Күңелләребездәге изге теләкләребезне хәерлесе белән кабул кыл, өметләребезне акла, догаларыбызны җавапсыз калдырма. Һәрбер кайгыдан соң — сөенеч, һәрбер авырлыктан соң — җиңеллек, һәрбер ябык ишек урынына — хәерле бер ишек ач. Күптән көткән хәерле хәбәрләрең белән сөендер, көтмәгән җирләрдән рәхмәтеңне һәм нигъмәтләреңне ирештер. Йә Аллаһ, без киләчәгебезнең серләрен белмибез, әмма аны Сиңа тапшырабыз. Син — иң хәерле Идарәче, иң ышанычлы Саклаучы. Без белмәгәнне Син беләсең, без күрә алмаганны Син күрәсен. Шуңа күрә киләчәгебезне без уйлаганнан да хәерлер…
Читать целикомДөньяның мәгънәсе — йөрәгеңнең Аллаһ белән бәйле булуында. Кайгырганда — Аллаһка сыен, Шатланганда — Аңа хамед мактау әйт Гөнаһ кылганда — Аңа тәүбә итеп кайт, Һәр хәлдә дә Аңа шөкер ит. Йөрәгеңне Аллаһка бәйлә — күңелең тынычлык табар.
📚✒️Зөбәйд ибн әл-Харис «Равзат аль-’Укаля» китабында әйтә: • Иң юмарт кеше — башкаларга зыян китермичә, берәр нәрсә бирә белгәне һәм ярдәм иткәне. • Иң сабырлы кеше — ачуын тыя алганы (үч алырга көче җиткәндә дә түземлек күрсәткәне). • Иң яхшы кеше — туганлык яки дуслык җепләрен өзгән кеше белән яңадан элемтә урнаштырырга тырышканы. • Иң күркәм кеше — сәлам бирүдә һәрвакыт беренче булганы. Тормышыбызны яхшыртырга теләсәк, бүген үк әлеге сыйфатларның берсен булса да тормышка ашырыйк: үпкәләшкән дустыбызга беренче булып языйк яки очраган кешегә ихлас сәлам бирик. Җомга көне мөбәрәк булсын 🤲 Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин
Җомга вәгазе: ӘЮБ (ГӘЛӘЙҺИССӘЛӘМ) — СЫНМАГАН ИМАН, СҮНМӘГӘН ӨМЕТ ҺӘМ ЧЫН САБЫР. Үзегез тыңлагыз һәм башкаларгада таратыгыз.
Файл
📚🖋️ Кешеләргә яхшылык кылырга омтылган бәндәне Аллаһ беркайчан да ярдәмсез калдырмас. Хәдичә (р.г) Пәйгамбәребезгә ﷺ беренче вәхи килгәннән соң болай диде: «Аллаһ белән ант итәм, Ул сине беркайчан да хурлыкка төшермәячәк! Син туганнарың белән араны өзмисең, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәсең, мохтаҗларга булышасың, кунакларны хөрмәтләп сыйлыйсың һәм юлында төрле авырлыкларга юлыккан кешеләргә ярдәм кулы сузасың». Бохари ,Мөслим. Җомга көне мөбәрәк булсын🤲 Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин
🤲 Җомга киченең мөбарәк догасы Әй, Аллаһым! Җомга кичәсендә, өмет һәм ихласлык белән, Сиңа кулларымны күтәрәм. Син күңелләребездәге һәрбер уйны, яшерен серләрне, борчуларны һәм ихтыяҗларны белүче. Безнең өчен Синең рәхмәтеңнән дә киңрәк сыену урыны, Синең ярдәмеңнән дә ныграк таяныч юк. Йә, Раббым! Безгә бүләк иткән тормышың, сәламәтлегебез, сулышыбыз, күрү һәм ишетү сәләтебез, көч-куәтебез өчен Сиңа шөкер итәбез. Йөрәкләребезне Үзеңә юнәлдерүче иман нигъмәте өчен Сиңа мактауларыбыз булсын. Өебез, ризыкларыбыз, иминлегебез, гаиләбез һәм безгә биргән барлык нигъмәтләрең өчен Сиңа мең шөкер! Безгә насыйп булмаган нәрсәләрдә дә Үзеңнең хикмәтең һәм хәерең булганына ышанабыз. Әй, Аллаһым! Белеп һәм белмичә кылган, хәтеребездә калган һәм онытылган барлык гөнаһларыбызны кичер. Хаталарыбызны …
Читать целиком#Семья Счастье в браке заключается не в том, чтобы требовать друг от друга совершенства, а в том, чтобы уметь прощать, понимать и принимать недостатки друг друга. Иногда вы закрываете глаза на ошибки супруга, а иногда он проявляет снисходительность к вашим. Крепкая семья строится на терпении и взаимных уступках. Иногда уступаете вы, иногда — ваша вторая половина. В семейной жизни важно не только ждать внимания и заботы, но и самим проявлять инициативу: иногда вы отдаёте, ничего не ожидая взамен, а иногда получаете то же самое от близкого человека. Ни мужчина, ни женщина не способны в одиночку построить по-настоящему счастливую семью. Ведь даже птица не может лететь с одним крылом. Не спешите требовать от супруга соблюдения ваших прав, прежде подумайте о том, насколько добросовестно вы …
Читать целиком#Фикъ #Намаз 🌿 Гаср ( икенде) намазына кадәр дүрт рәкәгать намаз уку хакында ! 📜 Габдуллаһ ибн Гомәр (р.а.) риваять иткәнчә, Расүлебез ﷺ әйткән: «Гаср намазына кадәр дүрт рәкәгать намаз укыган кешегә Аллаһның рәхимлеге ирешсен». 📚 Әбү Давыд риваяте. Бу хәдистә Пәйгамбәребез ﷺ гәср намазына кадәр дүрт рәкәгать өстәмә намаз укуның фазыйләтен аңлата һәм аны үтәүчеләргә Аллаһның рәхмәтен тели. Әлеге дүрт рәкәгать – фарыз намаз түгел, ә нәфел намазы. Аны уку мөселман өчен мәҗбүри булмаса да, хәерле һәм саваплы гамәлләрдән санала. Шуңа күрә, мөмкинлек булганда, гәср намазына кадәр дүрт рәкәгать нәфел намазы укырга тырышыйк. Аллаһның рәхмәтенә һәм Расүлебез ﷺ догасына лаек булу – мөэминнәр өчен зур бәхет.
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.