Перейти к содержимому
Максиметер

Ни өчен..?

Ни өчен..? Ни өчен Коръәни Кәримдә «караңгылык» сүзе — күплек санда, ә «нур» сүзе — берлек санда килә? Аллаһы Тәгалә әйтә: 🌸 اللَّهُ وَلِيُّ الَّذِينَ آمَنُوا يُخْرِجُهُم مِّنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ..🌸 «Аллаһ — иман китерүчеләрнең яклаучысы. Ул аларны караңгылыклардан Нурга чыгара». («Бәкара»257 ) Тәфсир галимнәре: «Бу — Коръәннең могҗизасын бәян итүенең бер юлы. Чөнки батыллык юллары күп, ә хаклык юлы — бер генә». Кешене хаклыктан ерагайта торган юллар күп төрле. Ә Хаклыкка илтә торган юл — бер: Аллаһның туры юлы. 🤲 Аллаһ безне төрле караңгылыклардан чыгарып, Үзенең Нуры белән яктыртсын һәм туры юлында ныклы кылсын.

4 424 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 335 подписчиков · Религия

Ещё по теме «Религия»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.