🌸وَقَالُوا الْحَمْدُ لِلِهِ الَّذِي أَذْهَبَ عَنَّا الْحَزَنَ 🌸
🌸وَقَالُوا الْحَمْدُ لِلِهِ الَّذِي أَذْهَبَ عَنَّا الْحَزَنَ 🌸 «Барча кайгы-хәсрәтебезне бездән алган Аллаһка мактау булсын!» 🤍 📖 «Фатыйр» сүрәсе, 34 нче аять. Җәннәт әһелләре бу сүзләрне Аллаһның чиксез нигъмәтләрен күреп, бөтен кайгы-хәсрәтләре артта калганнан соң әйтерләр. Сабырлыктан соң — шатлык, авырлыклардан соң — җиңеллек, куркудан соң — тынычлык киләчәк. Җәннәттә инде кайгы да, сагыш та, борчылу да булмаячак. 🌱 Бу аять безгә зур өмет бирә: дөньядагы бер генә кайгы да мәңгелек түгел. Аллаһның рәхмәте киң, Аның хикмәтен без һәрвакыт аңлап бетерә алмыйбыз. Бүген күңелеңдә нинди генә авырлык булмасын, өметеңне өзмә. Сабыр ит, дога кыл һәм Аллаһка таян. Бүген күз яшьләре белән сорый торган нәрсәләребез өчен, бәлки, бер көнне шатланып шөкер итәрбез. Аллаһ безгә дә Җәннәтне күрергә һәм анда, бөтен кайгы-хәсрәтләребез артта калып, шушы сүзләрне әйтергә насыйп итсен: «Барча кайгы-хәсрәтебезне бездән алган Аллаһка мактау булсын!» 🤲🏻
Канал в каталоге Максиметера
3 335 подписчиков · Религия